Гаилә көне

Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда Россиядә Гаилә елы уңаеннан Гаилә көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә ЗАГС җитәкчесе Козырева Гулия Фәннур кызы, архив җитәкчесе Сәмәрханова Ләйсән Роберт кызы чакырылды. Алар Буа районының  үрнәк гаиләләрен тәбрик иттеләр.  Нәгыймуллиннар һәм Нигматуллииинар тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Музей җитәкчесе Люция Ахметзянова  исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.