7 июньдә Буа туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Буа районында Буа – Алан җирлегендә узган халкыбызның милли бизәге булган - Сабан туй бәйрәмендә катнаштылар. Кунакларга Россиядә игълан ителгән Ватанны Саклаучылар елы уңаеннан Тимер юл линиясе төзү тарихы сөйләнде. Теремкәй балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Зәңгәр вагон көенә биеп, кунакларны каршы алды. Өй эчендә этнографик йорт һәм милли кулланма сәнгать күргәзмәләре күрсәтелде.