23 февраля - день рождения Бакый Урманче.

Баки Идрисович Урманче — татарский живописец, скульптор, народный художник Татарстана и Российской Федерации. Родился 23 февраля 1897 года в деревне Куль-Черкен (село Черки-Гришино) Буинского района Республики Татарстан. 

В 10 лет Баки оказался в Казани, где мечтал научиться рисовать, но в художественную школу не попал: татар туда практически не брали. Юноша учился в медресе «Мухаммадия», где изучал персидский, арабский и турецкий языки. Потом долго скитался по стране, зарабатывая, где возможно. Урманче был шахтёром на Донбассе, работал школьным учителем на Тамбовщине, трудился на уральском заводе. Во время первой мировой войны он нёс военную службу в Средней Азии.  Лишь в 1918 году молодой человек получил свои первые уроки рисования: он работал школьным инспектором в Глазове и параллельно посещал художественную студию.  Баки Урманче стал первым татарским художником, получившим высшее образование: обучался в художественных мастерских Казани, Петрограда, Москвы. В московских мастерских, художник учился сразу на двух факультетах: живописи и скульптуры.  Вернувшись в Казань, Баки Урманче стал директором художественной школы. В это время он иллюстрировал книги, писал картины, проводил уроки.  В 1929 году Баки Урманче вместе с братом были репрессированы в лагерь на Соловки по ложному обвинению в национализме. Художник пробыл в ссылке четыре года.

Во время Великой Отечественной войны Урманче находился в Казахстане, в эвакуации. Там он не переставал творить: написал галерею портретов известных деятелей республики, создал цикл иллюстраций к произведениям казахских авторов и к стихотворениям Габдуллы Тукая. Из Казахстана Баки Урманче переехал в Узбекистан. Там он написал картины «Бану», «Сбор винограда», а также многочисленные наброски, этюды, пейзажи и портреты. В 1957 году Урманче вернулся в Казань. Начался новый творческий период его жизни, которому не стал помехой возраст, скорее, наоборот. Ещё более 30 лет он радовал поклонников своим искусством. Баки Урманче признан народным художником РСФСР и ТАССР, стал лауреатом премии Габдуллы Тукая. Его работы можно увидеть в музеях Казани (Государственный музей изобразительных искусств РТ), Уфы (Мемориальный музей М. Гафури), Ташкента, а также в Государственном музее Востока. Баки Урманче умер 6 августа 1990 года, в 93 года.

В Буинске в с. Черки Гришино есть дом- музей Баки Урманче( 2012г.). Строится еще один музей Баки Урманче в г. Буинке. Мы гордимся именем земляка- первого профессионального художника, скульптура Баки ага Урманче.

Бакый Идрис улы Урманче – РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязендә Күл–Черкен авылында (хәзер Татарстанның Буа районы) татар гаиләсендә, Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була). Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү–тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау–төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Бакыйның бабасы да буяучы булып көн күргән.
10 яшендә Бакый рәсем ясарга өйрәнергә теләп, Казанга килә, әмма мәдрәсәдә моңа өйрәтмиләр, сәнгать мәктәпләре ишеге исә ул вакытта татарлар өчен ябык була. Бакый Урманчега илне күп гизәргә, төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә – Донбасста шахтер, Тамбовщинада укытучы, Уралда Надеждинский заводларында эшче, беренче дөнья сугышында Урта Азиядә хезмәт итә ул.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1919 елда гына Бакый беренче рәсем дәресләре ала. Ул чакта Глазовода мәктәп инспекторы булып эшли һәм җирле сәнгать студиясенә йөри. Бакый Урманче югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы була. Башта ул Казандагы сәнгать остаханәләрендә шөгыльләнә (1919), аннан Мәскәүнең ВХУТЕМАС уку йортында А.Голубкина һәм А.Шевченко остаханәләрендә сынчылык һәм нәкышка укый.
1926 елда институтны тәмамлап, Бакый Урманче Казанга кайта. Сәнгать мәктәбендә укыта башлый, аннан аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Биредә ул үзе дә рәсемнәр иҗат итә, сәнгать–керамика остаханәләрен оештыра, иллюстрацияләр ясый, мәкаләләр яза, лекцияләр укый.
1929 елда Бакый Урманче Сталин репрессияләренең беренче дулкынына эләгә һәм энесе белән Соловецкий лагеренә сөргенлеккә җибәрелә. Аннан ул биш елдан соң гына кайта. Казаннан Мәскәүгә күченә, анда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр.
1934 елда Б.Урманче Россия яшь рәссамнарының беренче күргәзмәсендә катнаша. 1937 елда Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзасы була.
1941–1956 елларда Бакый Урманче Казахстанда эшли. Биредә ул республиканың мәдәният әһелләре, тарихи шәхесләренең сыннарын ясый.  Ташкент сәнгать институтында сынчылык факультетын ачуга нигез сала.
1957 елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Яңа сыйфаттагы рәсемнәр, сыннар ясый. 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була, үзе исән вакытта ук ул татар сынлы сәнгатенең классигы булып таныла.
1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачыла. 1999 елда Татарстан Рәссамнар берлеге бинасы янында Бакый Урманчега һәйкәл куела.

 Буаның Күл- Черкен авылында Бакый Урманче музей-йорты бар ( 2012 ел). Буа шәһәрендә тагын бер Бакый Урманче музее төзелә. Без якташыбыз - беренче профессиональ рәссам, сынчы Бакый ага Урманче исеме белән горурланабыз.